Мамадыш интернат-йортында яшәүчеләр иртәнге зарядканы саф һавада үткәрәләр

2019 елның 28 мае, сишәмбе

       Хәрәкәт-ул тормыш. Картлыкта кеше дошманнарының берсе-хәрәкәт активлыгын киметү.

       Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат –йортында социаль хезмәт алучылар көнне иртәнге зарядка белән башлап җибәрәләр .Уңайлы һава шартларында  дәвалау физкультурасы инструкторы Такарлыкова Е. И. җитәкчелегендә  зарядка саф һавада үткәрелә. Иртәнге гимнастиканың максаты-организмны эшкә яраклы хәлгә китерүне тизләтү һәм кәефне күтәрү. Барысы да беләләр, нинди яшьтә булуга карамастан яхшы кәефне булдырырга  кирәк.

      Иртәнге гимнастика барышында интернат-йортта яшәүчеләр үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International