«Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты» Әлмәт драма театрында кунакта

2019 елның 28 мае, сишәмбе

25 май көнне Әлмәт драма театры Исмәгыйлова Фәридә Баһис кызы җитәкчелегендә " 1000 һәм бер төн»дип исемләнгән театральләштерелгән концерт күрсәтте. Театр актерлары безнең халыкка искиткеч бәйрәм күрсәтте. Биредә җырлар, биюләр булды, болар барысы да театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Әлеге концертка шулай ук Азнакай интернат-йортында яшәүчеләр дә чакырылган иде. Бу тамаша безнең интернатка хәйрия ярдәме максатыннан оештырылды. Безнең өлкәннәребез  актерларга сокланып карады, аягүрә басып алкышлады. Тамаша ахырында безнең интернат Фәридә Баһис кызына,  актерларга, шулай ук театрга иң җылы теләкләр язылган Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International