“Декоратив үсемлекләр үстерү алымнары”. Түбән Кама “Веста” үзәге

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

“Бакчачылык” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында Түбән Кама шәһәренең  “Веста” үзәгендә социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләр өчен “Декоратив үсемлекләр үстерү алымнары” дип аталган чираттагы дәрес үткәрелде. Максат: декоратив үсемлекләр үстерү алымнары белән танышу.

Дәреснең теоретик өлешендә белгеч катнашучыларга чәчәк үсентеләрен үстерүнең ике төре: үсенте итеп утырту методы һәм орлыкны турыдан җиргә утырту турында сөйләде. Грунтта салкынга чыдам үсемлекләр орлыкларын (астра, канәфер һ.б.) төнге катыру тәмамланганнан соң чәчәләр. Җылы яратучы чәчәкләрне, нигездә, үсентеләр аша үстерәләр. Шулай ук катнашучыларга үсемлекләрне нинди һава торышы шартларында утыртырга кирәклеге әйтеп үтелде.

Гамәли өлеш вакытында декоратив чәчәк үсемлекләрен утырту буенча эшләр башкарылды. Аннары физалис методы белән петуния, георгин, настурция үсентеләре утыртылды. Быел бакчада бер клумбаны декоратив бакча рәвешендә рәсмиләштерергә карар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International