Яңа Чишмә картлар йортында концерт

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

 27 нче май 2019 ел

                  Изге Рамазан ае көннәрендә Яңа Чишмә интернат-йортына «Ландыш» балалар бакчасы балалары концерт белән килделәр. Алар үз куллары белән ясаган бүләкләр, биюләр, җырлар, һәм татар телендә әкият күрсәттеләр. Балалар, хәтта иң кечкенәләре дә бу чарага җаваплылык хисе белән килгәннәр, һәр тыңлаучыга үзләренең йөрәк җылысын җиткерергә тырыштылар. Өлкән кешеләр аларга кушылып җырладылар, алкышладылар. Мондый очрашуларның тирән һәм күләмле эчтәлеге бар.

        Бабайлар һәм әбиләр бу балаларда үзләренең оныкларын Һәм оныкчыкларын күрә, ә алар, үз чиратында, күңел җылысын һәм чисталыгын бүләк итәләр. Бу аралашу бик кирәк: ул өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле һәм ялгыз түгел дип тоярга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International