Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген өйрәнү» технологиясе.

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

2019 елда Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында А. Л. Шыхәлиевның методик рекомендацияләре буенча «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген өйрәнү» технологиясе кертелде һәм алып барыла. Әлеге технология өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырту максатында эшләнгән, бердәм комплекска интеллектуаль һәм физик күнегүләр берләштерә.

Менә бүген дә безнең учреждениедә әлеге технология буенча чираттагы дәрес узды. Башта төркем белән элемтә урнаштырыла, кабул итү һәм ышаныч атмосферасы булдырыла, аннары белгеч төркемне планлаштырылган эш белән таныштыра һәм беренчел диагностика үткәрә. Төп этап вакытында физик (гимнастик) күнегүләр, күзләр өчен күнегүләр, бармак өчен күнегүләр үткәрелә. Аннары логик мәсьәләләрне хәл итүгә керешәләр. Логик биремнәр социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның мәнфәгатьләренә һәм мөмкинлекләренә карап сайлап алына.

Хәзерге вакытта 20 кеше диагностика үтте. Нәтиҗәләр чыгарырга әле бик иртә, әмма социаль хезмәт алучылар дәресләргә бик теләп йөриләр, логик биремнәр турында кызыксынып фикер алышалар, стандарт булмаган карарлар табалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International