Яшүсмерләр өчен “Татнефть – белгечләр әзерләү үзәгенә” экскурсия узды

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

      “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Profibook» проектын гамәлгә ашыру кысаларында яшүсмерләр өчен   “Татнефть – белгечләр әзерләү үзәге” нең Алабуга филиалына һөнәрчелек экскурсиясе уздырды. “Татнефть – белгечләр әзерләү үзәге” нефть һәм газ табу өлкәсендә эшләүче белгечләр әзерләү буенча специальләшә. Укытучылар һәм осталар балаларга күрсәтмәле кулланмалар белән җиһазландырылган  уку сыйныфларын, лаборатория һәм остаханәләрне күрсәтте. Малалар һәм кызлар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат белделәр, үзәктә нинди белгечләр әзерләнүе, гичә яшьтән укфырга керергә мөмкин булуы, ир-атлар һәм хатын-кызларга нинди һөнәрләр туры килүе белән кызыксынды. Шулай ук бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы, бораулаучы, стропальщик, химик анализ лаборанты хезмәтенең үзенчәлекләре дә аларның игътибарыннан читтә калмады. Теоретик курсны үткәннән соң яшүсмерләр гамәлдәге җиһазлар белән җиһазландырылган   уку полигонында булдылар. Нәкъ шушы полигонда белем алучыларның гамәли күнекмәләре чынга ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International