Яр Чаллы шәһәренең «Доверие» комплекслы үзәге ял көне клубында «Язның музыкаль почтасы» темасына очрашу узды

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Нигә без май аен шулай яратабыз икән? Урта полосада яшәүчеләр өчен май ае зарыгып көткән җылылыкның башлануы һәм кояш нурлары символы булып тора. Нәкъ менә май аенда табигать шаулап уяна: ашкынып җир өстенә үләннәр тишелеп чыга, агач ботакларындагы бөреләрдән яшь яфраклар үзләренә юл яралар, инде беренче күбәләкләр оча, шатланып кошлар сайрый… Тагын берничә көн үтүгә әйләнә-тирәдә һәрнәрсә чәчәк атып хуш исләр аңкыр.

«Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль ярдәм алучылар өчен ял көне клубы кысаларында яз темасына багышланган чаралар узды.

Караоке формасында балалар җырлары, «Көйне бел» телевизион шоу-уены төрле яшьтәге өлкәннәр һәм балалар арасында бик популяр. Таныш моңнар игътибарны җәлеп итәләр, сихерлиләр. Бергәләп башкарган җырлар күмәкләштерәләр, яшәүгә дәрт белән рухландыралар. Оештыручылар «Язның музыкаль почтасы» дигән викторина тәкъдим иттеләр. Социаль ярдәм алучылар үзләренең музыкаль сәләтләрен ачып, бик теләп «язгы» җырлар җырладылар, «язгы» көйләрне танып белделәр.

Май аенда бәйрәмнәр күп, шуларның берсе – Халыкара гаилә көне 15 майда 25-нче тапкыр билгеләнеп үтте.

Бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышканнан соң яшь катнашучыларны медицина көллияте волонтерлары белән берлектә уздырылган «Күнелле эстафета»га чакырдылар. Балалар зур теләк белән командалы уеннарда һәм ярышларда катнаштылар.

Программа ахырында ЛОЛ исемле аниматор курчак белән очраштылар. Ул узенең матур, зәвыклы киеме белән нәниләрнең игътибарын яулады, ә сабын куыклары шоуы кечкенәләргә зур сөенеч китерде. Тирә-юнь төрле зурлыктагы салават күпере төсле күбекләр белән тулды. Кыюраклар бик зур булып кабарган аллы-гөлле күбек эченә кереп дөньяга күбек пәрдәсе аркылы күз салдылар.

Язгы ял көне кызыклы уеннар белән тулы булды. Балалар могҗизага кагылу һәм бик күп онытылмаслык хисләр алу мөмкинлеге алдылар. Мондый очрашулар позитив кәеф булдыруга гына булышып калмыйлар, ә бәлки коммуникатив сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итәләр, җәмгыятьтә һәм гаиләдә үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру осталыгына өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International