«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» деменция чирен кисәтү өчен чаралар.

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Атна саен психолог Нәҗметдинова Г. М.  деменция чирен кисәтү өчен дәресләр  үткәрә.

Дәреснең максаты- хәтерне, игътибарны һәм фикерләү функцияләрен торгызу һәм саклау.

 22 май көнне психолог логик фикерләү, хәтер һәм игътибарны ныгыту дәресен  үткәрде. Дәрес өлкәннәрнең  бер-берсен сәламләүдән  башланып китте, яшәүчеләр үзләренең исем-фамилиясен чиратлап атадылар.  Аннары  «шаблоннар буенча фигураларны кабатлау» күнегүләрен эшләделәр. «Шульт таблицасы» буенча өлкәннәр 1дән 25кә кадәр бөтен саннарны табырга һәм кычкырып әйтергә тиеш иде. Танылган мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерү өстендә эшләнде,шулай ук дәрестә  бармак гимнастикасы да кулланылды . Дәрестә  4 кеше катнашты.

Әлеге дәресләр өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар тормышын эмоциональ халәтен  тулыландыра, аларны ялгызлыктан һәм төшенкелектән саклап кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International