Уен коралын таны

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Уен коралын таны

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе музыка җитәкчесе Городилова Н. Г. балаларның музыка уен коралларында уйнауга зур игътибар бирә. Балаларның музыка коралларында уйнавы  музыка эшчәнлеге сферасын киңәйтә, музыкаль хәтерне, игътибарны үстерүгә, артык оялчанлыкны  җиңеп чыгарга ярдәм итә, баланың музыкаль тәрбиясен киңәйтә.

22 май көнне балаларның музыка кораллары турындагы белем чикләрен киңәйтә  максатыннан, алар «музыка коралын таны " исемле интерактив уенны уйнар өчен залга җыелдылар. Яңа музыка кораллары белән танышкач, кызлар һәм малайлар кулларына агач кашыклар, бубналар,   бубенцылар һәм кыңгыраулар алдылар да күңелле көй уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International