“Астра” тернәкләндерү үзәгендә танып – белү сәгате үтте

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

2019 елның  22 маенда  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  “Минем тәнем” дигән танып – белү сәгате үтте.

Максаты балаларны кеше тәненең төзелеше белән таныштыру, үз организмыга карата кызыксыну һәм игътибарлы мөнәсәббәт уяту иде.

Дәрес барышында “Занимательная анатомия” темасына табышмаклар белән уен формасында әңгәмә үткәрелде.

Икенче өлештә викторина – кроссворд үткәрелде. Балалар кеше тәненең “О” хәрефе кергән өлешләрен искә алдылар.

Әлеге чарада 15 бала һәм 5 ата – ана катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International