Ышаныч сәгате

2019 елның 17 мае, җомга

Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара Ышаныч телефоны көненә багышланган кичә узды. Чараның максаты - балаларга психологик ярдәм күрсәтү буенча аноним хезмәте турында мәгълүмат бирү, авыр хәлдә уңай чишелеш таба белү ысулларын  формалаштыру. Начар кәефне җиңү ысуллары һәм катлаулы ситуациядә кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шул исәптән яхшы дус булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Үткәрелгән дәрес барышында балалар ышаныч телефонының номерын ятладылар һәм аларга телефон номеры язылган белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International