Авылыбызның хөрмәтле кешелэре Хәрбик абый белән анын тормыш иптәше Рәсимэ апа лаеклы ялга чыккач, 2000 нче елда кире туган авылларына, Чилчәгә, эйләнеп кайттылар. «Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил» дип шундыйлар турында әйтә торганнардыр инде.Хэрби абый авылыбызның мәнфагатьләрен кайгыртуда актив катнаша.Ул авылыбызда төп мулла вазыйфасын башкара. Мәчет төзелгәндэ дә, ул бу төзелешнең янып-көючелэрнең алдынгысы булды.Мәчетебезнең һэрбер вак-төяк эшенә кадәр, анын кулы аша узды.2014 елнын 19 сентябрендә Чилчә авылына ямь өстәп, куптән көтелгән мәчет ачылды һэм шул көннэн башлап, атнаның һэр җомгасында мәчетебездән азан тавышы яңгырый. Мәчетебез янында гына , Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә хәтер тактасы эшләтелде. Монда да Хэрби абыйнын өлеше зур булды. әле ул башлап йөрүче булмаса, бу авыр ләкин дэ яхшы әшне башкарып чыгучы булмас иде.Зиратларыбызны карап, чистартып торырга тырышалар. Мондый эшләрне оештыруны Хэрби абый үз өстенә алды. Ул нәрсәгә генә тотынмасын, бар эшкә дә кулы ятып тора. Һәрбер эшне җиренә җиткереп, төгәл итеп эшлэргэ ярата. Авылдашларыбызның нинди йомышлары төшеп мөрәҗәгать итсәләр дә,беркемне дә кире борып җибәрми, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргэ тырыша.
Тормыш иптәше Рәсимә апа да аннан калышмый, ул бәйләргә,чигәргә бик ярата. Гади генә биялэйдән алып, матур бизәкле кофталар,йомшак шәлләргә кадэр бәйли.Якын- тирәдә аның бияләйләрен, җылы йон оекбашларын кимәгән кеше калмагандыр инде. Күрше-тирәләре белән кич утырып кул эшләре тоталар, яңалыклары белән бүлешеп, кем нәрсәгә өйрәнгән(хәзер итнернет заманы) шуны бәйләп карыйлар. Сабировлар гайләсе иң беренчеләрдән булып кыяр белән помидордан авыз итүчелэрдә. Безнең кыярлар чәчәккә бөреләнеп кеә утыралар, алар инде авыз тутырап кыяр ашыйлар. Өй янында терәлеп кенә торучы теплицалары бар. Алар анда кыяр, помидор,баллы борыч, хәтта виноград та үстерәләр. Үзләреннән артканын туган-тумача, күрше-күлән белән дә бүлешәләр.
Хэрби абый белән Рәсимә апанын гомер итүләренә быел 50 ел тулып узды. Алар ике егет тәрбияләп устерделәр.Бүгенге көндә улларының икесе дә Чаллы каласында уз гаиләләре белән яшиләр. Җэй көннәрендә оныклар әби белән бабайга ял итәргә кунакка кайталар.
Әнә шулай авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып, туган Чильчәсе төзек, матур булсын дип тырышып йөргән Хәрби абыйга ничек сокланмыйсын инде. Тормыш иптәше Рәсимә апа белән бәхеттә, шатлыкта яшәсеннәр. Без шундый авылдашларыбыз белән горурланабыз! Гөмер көзләрен тигезлектә каршыласыннар дигән телэктә калабыз.