2019 елның гыйнварында II Республика яшьләр "Чиксез мөмкинлекләр фестивале” старт алды. Фестивальнең максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең спортта, иҗатта, һөнәри эшчәнлектә үз казанышларын күрсәтү һәм бәяләү.
17 май көнне "Әкият" курчак театры тантаналы кичәдә дистәләгән физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне бергә очраштырды. Биредә “Чиксез мөмкинлекләр фестивале” финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр. “Чиксез мөмкинлекләр фестивале” республикада икенче ел рәттән зур масштабта үткәрелә. Фестиваль берничә номинациядә үтә: “Тынгысыз йөрәкләр”, “Матурлык нечкәлекләре”, “Безнең мәхәббәт - сәхнә”, "Безне җыр дөнҗсы бәйләде”, “Әдәби иҗат”, “Чикләре булмаган спорт”, “Бию ритмында”, “IT-интеллектуаллар”, “Иҗат белән илһамланам”, “Киләчәктә ышанычлылар. Профессионаллар”. “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче, яшь инвалидлар бүлеге әгъзасы Александр Шартов Вячеслав улы “Чикләре булмаган спорт” номинациясе финалисты исеменә лаек булды һәм җиңү дипломы, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Александр Шартов балачактан 1 группа инвалид, ике аягы да дефект белән туган. “Мин спорт белән шөгыльләнә башлагач, аралашу даирәсе үзгәрде, таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә керергә өйрәндем, район инвалидлар җәмгыяте активистлары арасында дусларым артты. Алга таба мин спортның яңа төрләрен үзләштерә башладым: физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус чаңгыда шуу, пауэрлифтинг, колясканы фигуралы йөртү, бочче. Бүгенге көндә кул көрәше һәм ОВЗ кешеләре арасында пауэрлифтинг буенча республика дәрәҗәсендәге дүрт тапкыр чемпион дәрәҗәсен яулыдым”, - дип искә ала Александр Шартов үзенең спортка кереп киткән көннәрен. Зур тырышлык, җиңүгә тирән ышану гына уңышка китерә ала дип саный ул. Александрны әлеге җиңүе булән котлыйбыз. Яңа үрләр теләп калабыз.