Ярышларда Актаныш, Мөслим, Азнакай, Тукай, Минзәлә районнары һәм Яр Чаллы шәһәре катнашты. Минзәлә районы составында «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр 40 кг. га кадәр авырлык үлчәмендә 1 урынны Шабанова Эльвира алды, 32 кг.га кадәр 2 урынны Кудряшова Алинә алды, 28 кг. га кадәр 3 урынны Сәмаркин Булат алды, билбау көрәше буенча ТР чемпионнарын һәм призерларын тәрбияләгән өчен Минзәлә районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән тәрбияче Хәмидуллин Р. И. бүләкләнде.