Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара Гаилә көненә багышланган чара

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

2019 елның 16 маенда Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара Гаилә көненә багышланган чара узды. Хәзерге вакытта үзәктә Бөек Ватан сугышында катнашкан өч кеше, 1 тыл хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Үзәк хезмәткәрләре бәйрәм концерты оештырды. Тернәкләндерү курсы үтүче барлык ветераннар да тәбрикләнде. Концерт программасында шигырьләр, җырлар яңгырады, бию композицияләре башкарылды. Концерттан соң волонтерлар белән берлектә, Мәхәббәт һәм гаилә символы булган кәгазь күгәрченнәр ясадылар. Чара истәлеккә фотосессия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International