"Веста" үзәге хезмәткәрләре “Эшкә велосипедта” бөтенроссия акциясенә кушылдылар

2019 елның 17 мае, җомга

Ел саен май урталарында “Эшкә велосипедта” бөтенроссия акциясе үткәрелә. Бу акция һәркөнне велосипедта йөрү күңелле, һәм уңайлы булырга мөмкин икәнлеген күрсәтә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны велосипедта даими йөрүгә җәлеп итү һәм экологияне саклап калу максатыннан 2019 нчы елның 17 мае көнне «Веста» үзәге хезмәткәрләре эшкә барганда, автомобильләреннән ике көпчәкле транспортка күчтеләр. Табиблар билгеләп үткәнчә, велосипедта 30 минут йөрү организмда куркыныч авыруларны үстерүгә комачаулап, көндәлек физик активлыкка ихтыяҗын каплый. Даими рәвештә велосипедта йөргән кешеләр больничныйны да 15 процентка сирәгрәк алалар. Киң елмаюлар, күтәренке кәеф һәм күңелле физик эшчәнлек көне буена яхшы кәеф бирде.

«Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясе чираттагы эш атнасын кызыклы итеп  төгәлләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International