Бүген Татарстан Республикасында гаилә һәм балаларның хәлен яхшырту буенча дәүләт социаль сәясәтенең төп юнәлешләре булып балачак мәсьәләләре буенча программаларны үтәү, җәмәгатьчелек игътибарын гаилә һәм балалар проблемаларына җәлеп итү тора.
15 май көнне «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы 15 гаиләгә, белгечләр, социаль педагоглар һәм психологлар тарафыннан Халыкара гаилә көненә багышланган искиткеч бәйрәм оештырылды.
Безнең һәрберебез өчен иң мөһиме - гаилә. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Шуңа күрә бу бәйрәм социаль ярдәмгә мохтаҗ булган, ведомствоара социаль патронажда торучы һәм "Рдость" үзәгендә исәптә торучы гаиләләр, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бик мөһим.
Балалар һәм аларның әти-әниләре барлык конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар: алар экологик викторинада катнаштылар, әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, мультвикторина сорауларына җавап бирделәр, спорт-сәламәтләндерү чарасында катнаштылар.
Көн программасы киң иде: балалар белән «17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне» дигән дискуссия үткәрелде, ә «Ата-аналар университеты» эше кысаларында «Сәламәт яшәү рәвеше гаиләдә формалаша" исемле дәрес оештырылды.
Барлык балалар һәм әниләр күтәренке, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Чара ахырында бәйрәмгә килгән һәр балага татлы бүләк тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык булды.