2019 елның 17 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә дәвалану алучы балалар һәм аларның әниләре өчен “Социаль характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына әңгәмә үткәрелде. Аның максаты – террорчылар тудырган куркыныч шартларда һәм тоткын итеп кулга алганда үз – үзеңне дөрес итеп тота белергә өйрәтү иде.
Әңгәмә башында балалар гадәттән тыш хәлләрнең социаль характеры буенча төрле классификациисе белән таныштылар. Кешегә психик тәэсир итү ягыннан - урлау һәм шантаж. Шулар турында “Җинаятьче булмаска!” дип исемләнгән видео ролик күрсәтелде.
Физик көч куллану белән бәйле булган терроризм әм аның шартларында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре, бу ситуациядә куркынычсызлык чаралары турында балаларга тәфсилләбрәк сөйләнде.
Балалар актив катнаштылар: сорауларга җавап бирделәр, бирелгән ситуацияләрне анализладылар, социаль характердагы төрле шартларда кешеләр гомеренә куркыныч тудыручы әйберләрне таный һәм бу турыда кирәкле хезмәтләргә хәбәр итәбелүләрен күрсәттеләр.