Халыкара балалар ышаныч телефоны көне.

2019 елның 17 мае, җомга

Ел саен 17 майда Россиядә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Балалар ышаныч телефоны-телефон аша балаларга, яшүсмерләргә һәм ата-аналарга ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүнең түләүсез аноним хезмәте. Мондый ярдәмнең максаты-балигъ булмаганнарның гаилә иминлеген, стресс һәм суицидаль кәефләрен профилактикалауга һәм гаиләне ныгытуга ярдәм итү.

Бөгелмәнең «Радуга " үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Сайфеева Римма «Халыкара балалар ышаныч телефоны көне» мәгълүмати-агарту акциясен үткәрде.

Психолог шәһәр халкына балалар ышаныч телефонының бердәм гомумроссия номерының эш принциплары турында сөйләде һәм кызыксынган шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирде. Акциядә катнашкан һәр кеше мәгълүмати белешмәлек алды.

 

 

Автор: Сәйфеева Римма, психолог.

Зөлфия Хәнипова Фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International