Минем булачак һөнәрем

2019 елның 17 мае, җомга

          Бала киләчәк һөнәренә беренче адымнарын балачактан ясый. Нәкъ менә шул вакытта үзенә табиб, пешекче, сатучы, шофер ролен күрсәтә. 

          «Бергә өйрәнәбез» программасы кысаларында психолог Белорусова С. С. һәм Крайнова М. Ю. «Минем булачак һөнәрем» темасына дәрес үткәрде. Максат-мәктәпкәчә яшьтәге балалар алдында һөнәрләр дөньясын ачу гына түгел, ә кечкенә кешегә үзләренең мавыгуларын һәм талантларын өлкәннәр эше белән чагыштырырга ярдәм итү дә иде. Дәрес барышында балалар әти-әниләренең кем булып эшләүләре, үскэч кем буллу теләклэре турында сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, үзләренең булачак һөнәрләрен ясадылар. Чара күңелле, дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International