«Надежда» социаль приюты өлкән төркеме балалары һәйкәл территориясендә өмә уткәрделәр

2019 елның 17 мае, җомга

«Надежда» социаль приюты өлкән төркеме балалары  Пузанка тавында урнашкан һәйкәл территориясендә өмә уткәрделәр.

Балалар һәйкәл  территориясен тәртипкә китерделәр.Барысы да бик теләп һәм зур тырышлык белән эшләделәр. Һәр бала бу эшнен  истәлекле урыннарның  эстетик торышы өчен генә түгел, ә илнең тарихи үткәнен  саклап калу өчен дә бик мөхим булуын  аңлады.Өмә тәмамланганнан соң, приют социаль педагогы Гөлназ Ибраһимова балаларга әлеге һәйкәлнең тарихын җентеклэп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International