2019 нчы елның 16 нчы маенда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Идел буе федераль округы буенча «Тормыш өчен» автоном коммерцияле булмаган оешма белән берлектә «Йөклелекне саклауга юнәлдерелгән хатын-кызларга психологик консультация бирү» темасына семинар-практикум узды. Әлеге программа безнең төбәктә демографик вәзгыятьне яхшырту, абортларны һәм социаль ятимлекне профилактикалау максатларында Президент грантлары Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Семинарда халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең психологлары, табиблар берләшмәсе вәкилләре, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре һәм Эйдос психологик хезмәте үзәге психологлары катнашты.
Семинарны социология фәннәре кандидаты, Төмән өлкәсенең «Хатын-кызлар консультацияләре психологлары ассоциациясе» директоры Конева Светлана Юрьевна үткәрде.
Семинар программасы Репродуктив сайлау шартларында хатын-кызларга консультация бирү технологияләрен һәм ысулларын өйрәнүне, гамәли тренинг эшен, катлаулы очракларга консультация бирүдә алымнар эшләүне үз эченә алды. Тыңлаучылар актив фикер алыштылар, тренингларда консультация күрсәтү ысулларын өйрәнделәр, кызыксындырган сораулар бирделәр, төбәктә туучылар санын арттыру буенча проблемалар турында фикер алыштылар.
Семинар эше ахырында катнашучылар файдалы өләшү материалы алдылар.