Без цифрлы дөньяда

2019 елның 17 мае, җомга

2017-2019 елларга Татарстан Республикасында балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планы ("юл картасы») кысаларында Теләче районындагы «Родник»  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Без цифрлы дөньяда: мөмкинлекләр һәм куркынычлар» темасына хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру технологиясе буенча чираттагы дәрес уздырылды. Дәреснең максаты - яшүсмерләрнең Интернет челтәреннән файдаланганда төп куркынычлар турында белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Интернетны куркыныч куллануның төп кагыйдәләре белән танышу.      Балигъ булмаганнар белән Интернет темасына әңгәмә үткәрелде. Цифрлы дөньяның төп куркынычлары  турында фикер алыштылар. Интернетта үз-үзеңне тоту өчен кулай модельләр турында тәкъдим итүгә юнәлдерелгән белем бирүче һәм үстерүче видеороликлар карау балигъ булмаганнарга практик киңәшләр, интернеттагы зарарлы мәгълүматтан саклау ысуллары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International