"Матурлыкны узебез ясыйбыз"

2019 елның 17 мае, җомга

7.05.2018 ел.

 Арт-терапия дәресе - (декупаж).

Дәреснең темасы: «Үзебез матурлык тудырабыз».

Дәреснең максаты: иҗади сәләтләрне, эчке потенциалны ачу, нерв киеренкелегеннән арындыру.

Бурычлар: өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен тормышка ашыру, кул моторикасын үстерү өчен мөмкинлек бирү.

      Бүген Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында мщдщни чаралар оештыручы Заһидуллина А. З.  тарелка декупажы буенча беренче дәрес үткәрде. Өлкәннәр белән бергә дәрес өчен кирәкле инструментлар һәм материаллар, декупаж салфеткалар әзерләделәр. Салфеткалар һәм клей белән эшләү принциплары белән таныштылар. Күп көч,тырышлык, сабырлык  сорый торган эш нәтиҗәсендә -матур итеп бизәлгән тәлинкәләр барлыкка килде.

   Катнашучыларга  декупаж ысулы  белән  тарелкаларны бизәүнең җиңеллеге, үзләренең иҗади сәләтләрен ачыклау мөмкинлеге бик ошады. Иҗат белән шөгыльләнүче өлкән яшьтәге кешеләр үзләренә яраткан шөгыль тапсалар күпкә озаграк яши һәм үзләрен бәхетле хис итә. Декупаж белән шөгылләнү уңай кәеф булдыру ысулы  булып санала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International