“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Талпан энцефалиты профилактикасы» дигән видео-лекция

2019 елның 17 мае, җомга

17 нче май 2019 нчы ел, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  шәфкать туташы Надежда Бельская “Талпан энцефалиты профилактикасы» дигән темага видео-лекция үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның талпан энцефалиты турында хәбәрдарлыгын арттыру.

Талпаннар апрель ахырыннан июнь уртасына кадәр актив тормыш рәвеше алып баралар. Алар урман һәм юл читендә үскән үләнле  сукмакларда туплана. Талпан кешегә кадалган очракта, канга, үзәк нерв системасына һәм баш миенә – энцефалит белән зарарлану куркынычы яный торган вирус эләгә. Бу үз чиратында параличка, инвалидлыкка китерергә,  хәтта  үлем белән дә тәмамланырга  мөмкин.

Видео-лекция барышында белгеч профилактика чараларына аерым игътибар бирде: хастәханәләрдә профилактик прививкалар ясатырга, табигатькә чыгар алдыннан махсус аэрозольләр сатып алырга, кагыйдә буенча киенергә,  җиргә утырмаска, урманнан кайтканнан соң киемне,  тәнне һәм башның чәч өлешен  карарга кирәк икәнен искәртте. Тәндә талпан табылган очракта  медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга компетентлы җаваплар алдылар һәм мәгълуматның  кирәкле, файдалы һәм вакытында булуын билгеләп үттеләр.

Чарада 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International