Арча РЦДПОВ" Өмет чаткысы " теплицага утыртабыз.

2019 елның 17 мае, җомга

Арчаның  «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә, “ Юмарт күңел ” проекты кысаларында,        тәрбияләнүчеләрне  үсентеләре үстерергә өйрәтәләр. Иртә яздан  балалар  белән берлектә помидор һәм борыч утырттылар.   Балаларны бигрәк тә орлыкларның шытып чыгулары, үсешләре кызыксындыра. Шуңа күрә,  яз көне  тәрәзә төбендә   үсентеләре үстереләр. Балалар турыдан – туры орлык чәчүдә һәм үстерүдә катнашалар. Алар кечкенә бармаклары белән орлыклары чәчәләр һәм үсешен күзәтәләр.

Үсентеләрне теплицага чыгарыр вакыт җитте. Хезмәт белгече  Гөлнара   Сәлихҗанова   кызы әйтүенчә, орлык утыртканда, һәм аларның үсешен күзәткәндә, баларның бу өлкәдәге белемнәре ныгытыла. Уздырылган чаралар хезмәти тәрбиягә зур этәргеч булып тора.

Шулай ук  - яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә  сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү өчен  уникаль  мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International