Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә Җинү көненә багышланган чара үткәрелде. Бәйрәм “Җинү көне” җыры белән башланды. Балалар Кызыл мәйданда узган 1945 елның парады һәм бүгенге көн парады, Георгий лентасы һәм аның тарихы турында видеофильм карадылар. Чарада катнашучы һәркемгә Георгий лентасы бирелде.
Бер минут тынлык белән җир йозендәге тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә һәлак булучыларны искә алдылар.
Чара ахырында барлык тәрбияләнүчеләр урамга чыгып, асфальтта акбур белән аяз күк йозе, кояш, чәчәкләр, тынычлык күгәрченнәре ясадылар.
Тәрбиячеләр әйтүенгә, мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, туган илгә мәхәббәт, сугышта катнашкан һәркемгә хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләүдә мөһим урын алып тора.