«15 май - Халыкара гаилә көне.» Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2019 елның 17 мае, җомга

 

 2019 елның 15 маенда Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды. Гаилә-һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме.Гаилә ул – без яраткан , кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән, үрнәк алырлык бик якын, туган кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.

         Әлеге чараның максатчан аудиториясе булып балигъ булмаган балалар белән әниләр торды. Социаль үзәк белгечләре бәйрәм программасын әзерләделәр, анда гаиләләр белән «гаилә чәчәге»рәсем ясау техникасында арт-терапия үткәрелде. Бу дәрестә ата-аналар һәм балалар бергәләп үзләренең иҗади эшчәнлекләрен күрсәттеләр, рәсемнәрдә гаилә эчендәге элемтәләр, эмоциональ аралашу, уртак мәнфәгатьләр белдерделәр.

         Гаилә бәйрәме «Һава шарында Аппликация», «Курчакларны билибез», «Мин үз баламны беләм микән?» һ. б.конкурслары белән дәвам итте. Гаиләләр бердәм, җылы дустанә мөнәсәбәттә эшләде. Чара сувенирлар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International