Арчаның «Өмет чаткысы» "Мәңгелек хәтер" патриотик сәгать

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре патриотик хисләр формалаштыру һәм геройлык турында күзаллау максатыннан «Мәңгелек хәтер» дигән патриотик сәгать оештырдылар.  Балалар хезмәт  белгесе Гөлнара Сәлихҗанова җитәкчелегендә мастер-класста катнаштылар һәм гофрирланган кәгазьдән канәфер чәчәкләре ясадылар. Соңыннан балалар «Репрессия корбаннары истәлегенә Стела» һәм «Тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә Стела» мемориаль комплексларында булдылар. Шәһәр үзәгендә, Мәңгелек ут янында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясалган кызыл канәферләр куйдылар.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисләре формалаштыралар, солдатларны һәм тыл хезмәтчәннәренең героик гамәлләре белән таныштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International