2019 нчы елның 15 нче мае көнне Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен «Веста» үзәгендә «Гаиләм булса – мин бәхетле!» дигән бәйрәм чарасы узды. Максат: үз гаиләсенә һәм туганнарына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Бәйрәм алып баручыларның килгән барлык кунакларны Халыкара гаилә көне белән котлау сүзләре белән башланып китте. Тамашачылар алдында «4нче балалар музыка мәктәбе» укучылары матур җыр номерлары белән чыгыш ясады, бигрәк тә тамашачыларга «Vivo» скрипкачларының инструменталь ансамбле чыгышы ошады. Тамашачылар «Пируэт» һәм «NEW DANCE» хореография коллективларының дәртле биюләреннән онытылмаслык тәэсирләр алдылар.
Әлеге чарада «Веста» үзәгендә исәптә торучы балалар колоритлы һинд биюе биеделәр, гаилә турында кызыклы шигырьләр укыдылар.
Чара «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә дәвам итте, алар команда уеннары, күңелле эстафеталар, төрле конкурслар һәм энергияле флешмоб үткәрделәр. Нәтиҗәдә, килгән кунаклар бу гаилә бәйрәменнән бик канәгать калды, бергә уздырылган вакытның уңай тәэсирен кичерде. Ә гаиләләр күңелендә бәхет - тату, ышанычлы һәм ныклы гаиләдә генә төзелә дигән иң мөһим фикер калды!!!