Балалар кече яшьтән һөнәрләр турында белергә тиеш. Бу мәктәпкәчә яшьтәге баларның кругозорын һәм сүз запасын шактый киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Тәрбияче Фәрхуллина А. Н мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Почта хезмәте. Почтальон һөнәре» темасына дәрес уздырды. Дэрестә балалар һөнәр турында мәгълүмат алдылар: почта җибәрү нәрсә ул, почта хезмәте ни өчен кирәк, хатлар ничек тапшырыла.
“Хатлар илтәбез " уены балаларны кызыксындырды, балалар шатланып уйнадылар, үзләре почтальон сумкасы ясадылар.