Социаль хезмәт алучылар белән Гаилә бәйрәме оештырылды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Салимова Гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт алучылар арасында чара оештырды. Гаилә ул яңа тормыш башы, күркәм традицияләрне дәвам итү.

       Очрашу социаль хезмәт алучылар гаиләнең тормышыбызда мөһим роль уйнавы турында уйланып,  якын кешеләренә игътибарларын арттыруга юнәлдерелгән иде.

       Бәйрәмдә 9 социаль хезмәт алучы катнашты.

       Чара барышында катнашучылар зур кызыксыну белән бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Алар арасында гаилә кыйммәтләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында кызыклы диалог булды. Балалар һәм өлкәннәр «Таны», «Әни белә», «Кулинар пазл» бәйгеләрендә һәм уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, бергәләп табышмаклар чиштеләр. Чара гаилә турындагы видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды. Очрашу бүләкләр тапшыру белән тәмамланды..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International