15 нче майда безнең үзәккә Халыкара гаилә көненә багышланган концерт белән “Өмет” иҗади коллективы артистлары килде.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

15 нче майда безнең үзәккә Халыкара гаилә көненә багышланган концерт белән “Өмет” иҗади коллективы артистлары килде.  Концерт программасына рус һәм татар телендә башкарылган халык һәм эстрада җырлары, дәртле төрек биюләре кергән иде. Социаль ярдәм алучылар артистларны рәхәтләнеп тыңладылар һәм кушылып җырладылар, алар белән бергә биеделәр.

Максаты: мәдәни ял оештыру, эмоциональ хәләтне яхшырту.

Катнашты – 45 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International