Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, ул -якын һәм туган кешеләр,кемнәрне без яратабыз, кемнән үрнәк алабыз, кемгә кайгыртучанлык күрсәтәбез, кемгә игелеклелек һәм бәхет телибез. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.Шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим.Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан 15 май – Гаилә көнендә тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. приютта тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләрен чакырып" Мин, син, ул-бергә көчле гаилә» дигән уен программасы үткәрде. Бәйрәмнең уен өлеше конкурслар, уеннар, мәзәкләр белән тулы иде. Балалар һәм өлкәннәрнең гаилә командалары күңелле эстафеталар үткәрделәр, шарлар өрделәр, биеделәр. Гаилә турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар укылды, анда балалар актив һәм тату җавап бирделәр. Бәйрәм чарасы ахырында балалар үзләренең әниләре белән бергә гаилә көне символы-ромашка чәчәге ясадылар. Балалар чарада күңелсезләнмәде. Һәм бу вакытны иң якын һәм кадерле кешеләр арасында кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән сәбәп булды!
Бәйрәм атмосферасына күңелле музыка, балалар көлүе һәм ата-аналар дәрте ярдәм итте. Шуны да билгеләп үтәсе килә, мондый бәйрәмнәр һәм аларга әзерлек ата-аналарны һәм балаларны берләштереп кенә калмыйча, җылылык һәм ышаныч атмосферасын да тудыра.Үз тәрбияләнүчеләреңнең гаиләләре, аларның гаиләгореф-гадәтләре, шөгыльләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр беләсең, ә иң мөһиме ата-аналар үзләре дә сизмәгән талантларын һәм иҗади сәләтләрен ачалар.
Чарага йомгак ясап, бәйрәм уңышлы узды дип ышанып әйтергә була.