Гаилә – ул кеше алардан башка яши алмый торган мәхәббәт, хөрмәт чыганагы. Ул - ныклы йорт, ул - оныклар, ул - таяныч һәм терәк.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Өчиле Саклау авылында оештырылган чараның кунаклары күп балалы гаиләләр: Вәлиевлар, Габидуллиннар, миннуллиннар, Бәдертдиновлар, ”Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү
үзәге җитәкчесе Г.И.Хузина, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Сафина А.Ф., гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге
җитәкчесе Вәлишина Г.А., гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, “Волонтёр” иреклеләре үзәге активистлары һәм авыл халкы булдылар.
Культура бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан матур итеп бизәлгән зал, күңелле музыка, гаилә фотографияләреннән торган күргәзмә, бар кешедә бәйрәм кәефе тудырды. Чара барышындагы биремнәр берсеннән – берсе кызыклы һәм мавыктыргыч иделәр.
Авыл Советы җитәкчесе Л.М. Габидуллина, “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г.И. Хузина кунакларны бәйрәм белән кайнар котладылар һәм ахырда Грамоталар, истәлек бүләкләре һәм психолог киңәшләре язылган буклетлар тапшырдылар.
Уздырылган чарага йомгак ясап, ышаныч белән әйтергә була бәйрәм чын мәгънәсендә үзюгарылыгында узды һәм һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды.