15 май - Халыкара гаилә көне-безгә гаиләнең тормышыбызда мөһимлеге турында уйланырга һәм якын кешеләргә игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алардан башка тормышыбыз буш һәм күңелсез булыр иде бит. Гаилә һәр кешегә кирәк.
Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Ныклы гаилә» проекты кысаларында 2019 елның 15 маенда Халыкара гаилә көненә багышланган «Туган учак янында...» дип исемләнгән чара уздырдылар. Чараның максаты булып: гаилә кыйммәтләрен, халык традицияләрен популярлаштыру һәм гаилә социаль институтын ныгыту торды.
Бәйрәм чарасы концерт программасы һәм конкурслар белән җылы дустанә шартларда узды. Анда балалар белән 10 гаилә пары җыелды. Гаилә көне белән чакырылган кунаклар Яз һәм аның ярдәмчеләре Мыраубикә һәм Шарик котладылар һәм гаилә җылысын, рәхәтен саклап калуларын теләделәр. Өлкәннәр һәм балалар конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар. Иганәчелек ярдәме белән балаларга татлы бүләкләр тапшырылды. Ә иң яхшы, җитезләр грамота белән билгеләп үтелде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Халыкара гаилә көне күп кенә илләрдә 20 ел дәвамында билгеләп үтелә.