Халыкара гаилә көне ел саен 15 майда бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Гаилә - кешенең зур байлыгы. Гаилә бәхетенең нигезе - игелеклелек, ачыклык, бер-береңне хөрмәт итү һәм кайгыртудан гыйбарәт.
Фәттахов Хәмзә Исмәгыйль улы һәм Хисамова Баһиҗә Шакирҗан кызы 21 ел бергә. Алар 1998 елда Чиләбе өлкәсендә, Тимерязово поселогында танышканнар. Хәмзә абый заводта оператор булып эшли, ә Багиҗә апа сөт заводында эшли. Килеп туган хәлләр аркасында, Баһиҗә апа үзенең туган ягына - Татарстанга китәргә мәҗбүр була. Аның өлкән әтисенә көн саен кайгырту һәм игътибар кирәк була башлый. Бөек Ватан сугышында катнашкан Шакирҗан Мөхәммәтҗан улы, якыннарының даими ярдәменә мохтаҗлык кичерә.
Хәмзә абый сөеклесе киткәннән соң, аның күзләрендәге мөлаемлылыгын, күңеленең әхлаклылыгын һәм киң күңелен оныта алмады. Ике айдан соң ул аның артыннан килеп, шул ук авылда яшәп калган. Уртак көч белән йорт, мунча төзеп; бакчада, ишегалдында тәртип урнаштырдылар.
Хәзерге вакытта Хәмзә Исмәгыйль улы икенче группа инвалид, аның Паркинсон авыруы көчәя, ләкин ул бирешергә җыенмый. Табиб язылган дәвалау-физкультура зарядкасы белән шөгыльлләнә, үзен формада тота. Багиҗә Шакирҗан кызы һәрвакыт иренә ярдәм итә, белгән киңәшләрен бирә. Үзе дә уңай, позитив кеше, авырлыклардан зарланмый. Күршеләр белән яхшы мөнәсәбәттә яшиләр. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре өлкән яшьтәге парларга өйдә социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтеп ярдәм итә.
Халыкара гаилә көнендә өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, озын-озак бәхетле уртак тормыш итүләрен теләп калабыз.