Мамадыш районы "Забота" үзәгендә Гаилә көне

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

 

Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһим яшэу чыганагы.Алар- якын кешеләр, үрнәк алып, игелеклелек һәм бәхет теләүчеләр,  кайгыртучанлык күрсәтүчеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлыкка  һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.

Бу бэйрэм көннендэ Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге бергә гомер иткэн юбилейларын билгеләп үтүче парларны котладылар. Озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм күңел җылысы теләп аларга бүләк тапшырдылар һәм  чәй табыны оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International