2019 елның 15 маенда психолог Конова Н. Е. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Көнгерәчек ничек мөстәкыйль булды " темасына әкият терапиясе элементлары белән дәрес үткәрде. Максат: хис-кичерешләр теле белән аралашу күнекмәләрен үстерү, борчуларны коррекцияләү һәм үз-үзеңә ышаныч формалаштыру. Дәрестә 7 кеше катнашты.
Әкиятне укыгач, балалар көнгерәнең гамәле, аның хисләре турында фикер алыштылар.Теләгән һәркем көнгерәчек урынында үзе ни эшләр иде, дигән фикерен белдерде. Соңыннан балалар әкияттән рәсемнәр ясадылар.
Шулай итеп, балалар куркудан арынуларын дәвам иттеләр һәм эмоциональ өлкәдә уңай эмоцияләр ныгыттылар.