Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге""Минем гаилә- минем ныгытма».

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

15 май көнне «Забота " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре әлеге бәйрәмгә багышланган «Минем гаиләм- минем ныгытма" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чараның максаты булып балаларда гаилә турында бер-берсен яратучы ,бер-берсе турында кайгыртучы кешеләр буларак күзаллау формалаштыру торды. Бәйрәмгә балигъ булмаган балалар чакырылган иде. Чара барышында балалар үз гаиләләре турында сөйләделәр, шулай ук «Безнең тату гаилә портреты»дигән темага конкурс оештырылды.  Залда «Сары гитара чирту», «Ата-ана йорты» җырлары яңгырады.  Бәйрәм күңелле дустанә атмосферада узды, барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International