2019нчы елның 15 маенда Халыкара гаилә көне уңаеннан “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен белгечләре “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең коррекцион сыйныфларында мөмкинлекләре чикле 10 укучысы белән “Гаилэ көне” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чараның максаты гаилә кыйммәтләре һәм гаилә традицияләре турындагы белемнәрне киңәйтү һәм камилләштерү, гаилә әгъзаларына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Укучылар чарада актив һәм кызыксыну белән катнаштылар, үзләренең гаилә традицияләре белән уртаклаштылар.
Ахырда балалар гаилә көненә багышланган открыткалар ясадылар. Чара бик истәлекле булды.