«Ышаныч телефоны»

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 маенда Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен кысаларында Балтачның «Наз» үзәге социаль педагогы Наталья Закирова «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең 7 коррекция сыйныф укучылары өчен «Ышаныч телефоны» дигән шөгыль  үткәрде. Шөгыль  барышында балалар ышаныч Телефоны барлыкка килү тарихын тыңладылар, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шөгыль  һәр катнашучыга ышаныч телефонының номеры язылган беләзек тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International