Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара гаилә көне узды .
Бәйрәмнең төп идеясе-дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә проблемаларына һәм кыйммәтләренә җәлеп итү, никахның әһәмиятен ассызыклау. Бүгенге көндә безнең учреждениедә 5 гаилә пары яши.
Бәйрәм чарасы «Ромашка»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләре катнашында узды. Яшь артистлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, ә өлкән буын бәхетле гаилә тормышының озын гомер серләре белән бүлештеләр.