"Балалар тәрбияләүдә ана роле”

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 15 маенда «12 адым» программасы кысаларында, “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, опека бүлеге белгечләре, дини конвенция вәкиле Гатауллина А. Б. тарафыннан  «Гаилә көне» уңаеннан социаль хезмәт алучылар белән түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чараның максаты-  гаиләне саклап калу, шулай ук балаларны гаиләгә кайтару, ата-ана хокукларын торгызу иде. Очрашу бик иркен шартларда узды. Опека һәм бүлегенең баш белгече Лилия Мустаф кызы ата-ана хокукларын торгызу турында сорауларга җаваплар бирде һәм ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде, шулай ук әлеге чарада катнашучылар тарафыннан актив бирелгән сорауларга җавап бирде. Асия Бариевна игелек һәм усаллык, алкогольнең зыяны һәм аның йогынтысы турында әңгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International