14 нче май 2019 нчы ел, сишәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында Халыкара гаилә көненә багышланган мастер- класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: бәйрәм атмосферасын булдыру, катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм компьютерда дөрес эшләргә өйрәтү.
Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны Power Point программасы белән таныштырды. Слайд-презентациясен булдыру, якыннарны, туганнарны шатландыру мөмкинлеге һәм якынлашып килгән бәйрәмгә яки туган көнгә искиткеч бүләк әзерләү мөмкинлеге турында сөйләде. Презентацияне ясаган вакытта слайдларны бизәү, кирәкле текстлар өстәү, ачык төстәге сурәтләр булдыру, размерларын үзгәртү һәм анимация кулланудан булган уңышлар турында күрсәтте.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар үзләрен слайдлар дөньясында булган кебек хис итеп, анимация һәм башка кызыклы эшләрне аңладылар. Һәр катнашучы үз кулы белән слайд презентациясен ясады. Аларны хикәя төзеп, нинди бәйрәмгә багышланган бүләк булуын аңлаткач, тулы экран режимына күчтеләр.
Иҗади эшне күмәк башкару нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар төркеме арасында җылы дуслык атмосферасы барлыкка килде. Чара ахырында күтәренке кәеф, яхшы теләкләр белән киләчәктә дә белемнәрен һәм компьютер буенча өйрәнгән һөнәрләрен якыннарына, туганнарына бүләк ясауда файдаланырга булдылар.
Чарада 6 кеше катнашты.