Буа шәһәрендә ташландык материаллардан эшләнгән костюмнар буенча «ЭкоМода» дигән яралыш узды.

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортынды социаль хезмәт алучылар «ЭКОМОДА» дигән ташландык материалдан ясалган мода экологик күрсәтүендә катнаштылар.

Чараның максаты – экологик белем бирү һәм туган якның табигый байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү, иҗади эшчәнлек формалары аша табигатьтән рациональ файдалану кирәклеген аңлату.

Чараның әзерлек этабында безнең интернатта социаль хезмәт алучылар хезмәт буенча инструктор Дина Тимофеева белән дефиле өчен костюмнар уйлап таптылар һәм ясадылар. Беренче образны «Урман феясы» дип аталды, аны төрү кәгазеннән тегеп, чәчәкләр белән бизәделәр. Киемне нәфис шляпка белән матурлаттылар. Икенче образга «һавалы ак болыт» исеме бирелде, аны әзерләгәндә йөздән артык стаканчиклар китте, әмма костюм  чыннан да, «һава» кепек булып чыкты.

Бәйрәм дефилесы Буа шәһәренең Үзәк паркында күрсәтелде. Йөздән артык катнашучы матур итеп бизәлгән сәхнә һәм подиум янына җыелды. Барлык катнашучыларның костюмнары матур һәм оригиналь булды. Катнашучылар газеталар, чүп пакетлары, конфет пичәтләре, музыкаль дисклар белән кулланганнар. 

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучы Низамова Дилбәр "Урман феясы" костюмы өчен мактаулы икенче урынны алды.  

Шушы чарада алынган кичерешләр, һичшиксез, иҗади идеяләрдә чагылыш табачак, ә алган белем һәм тәҗрибә аларны киләчәктә тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International