«Бер максат белән бәйле...».

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Безнең илдә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе-Бөек Ватан сугышында Җиңү көне. Быел без фашизмны Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәбез.

Баулы «Милосердие» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә «Бер максат белән бәйле...». 

2019 елның 7 маенда 2 нче урта мәктәпнең «Мәрхәмәтле йөрәк» волонтерлар отряды ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котладылар. Бу бөтен илебез, Россиянең  һәрбер гаиләсе өчен чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. Ветераннарны котлау матур традициягә әйләнде. Чөнки алар елдан-ел кими бара. Һәм без гомерләре бәрабәренә безгә көтеп алынган Җиңү китергән кешеләр алдында бурычлы булуыбызны истә тотарга тиешбез! Балалар белән очрашуга ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Пронин Алексей Михайлович, Кагирова Рәмзия Лотфрахман кызы, Салихова Рәмзия Фазыл кызы, Шакиров Варис Исхак улы килделәр.

Пронин Алексей Михайлович балаларга авыр сугыш чоры турында сөйләде. Тыныч күк йөзе теләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Балалар хөрмәтле ветеранны зур кызыксыну белән тыңладылар, Сугыш хәрәкәтләре, хатын-кызларыбызның һәм балаларның тылдагы хезмәте турында сөйләделәр, концерт номерлары җырлар, шигырьләр һәм биюләр әзерләделәр.

Бәйрәм ахырында балалар ветераннарга үз куллары белән ясалган Георгий тасмалары һәм канәферләр тапшырдылар. Очрашу бик җылы атмосферада узды, ветераннар балаларны шатланып каршы алдылар һәм күз яшьләренә кадәр котлау сүзләренә сөенделәр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International