« Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә!»
Чараның максаты: Ватаныбызның героик үткәненә, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгына, картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче ветераннарга хөрмәт тәрбияләү.
Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәмгә әзерлек, бәйрәм чаралары үткәрү планын һәм бәйрәм сценариен төзү белән башланып китте. Безнең ветераннар бәйрәм алдыннан котлаулар кабул итә башладылар. 26 апрель көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Азнакай районы Актүбә бистәсенең инвалидлар җәмгыятенең "Өмет" төркеме тарафыннан " Безнең күңел җылысы» дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Ләйлә Карамова җитәкчелегендәге "Өмет" иҗади төркеме барлык интерната яшәүчеләрне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады, яхшы кәеф, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Бәйрәм алдыннан ,көн саен күңелгә таныш һәм сагыш тулы сугыш чоры җырларын тыңлау оештырылды, Бөек ватан сугыш турында фильмнар күрсәтелде. 30 апрель көнне " Ул елларга баш иябез!» дигән исем астында китап күргәзмәсе оештырылды.Редколлегиядә катнашучылар көче белән «Җиңү көне белән!" дигән стена газетасы чыгарылды, ял бүлмәсе бәйрәмчә бизәлде.7 май көнне « Скрапбукинг» технологиясе буенча дәрес үткәрелде, өлкәннәр белән бергә төсле кәгазьдән Бөек Ватан сугышы ветераннары бүлмәләрен бизәү өчен сувенирлар ясалды.6май, «Ветеран янәшәдә яши!" акциясында катнашып һәр ветераныбызны шәхси котладык һәм аларга Георгий тасмалары , значоклар тапшырдык. « Язгы игелек атнасы» акциясендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары, укытучылары Батырова Р. К. Катнашып, ветераннар өчен бәйрәм открыткалары ясадылар һәм бүләк иттеләр.
6 майда Мөслим районы Россия пенсия фонды бүлеге начальнигы Ганиева Ф. У. интернатта яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады һәм күчтәнәчләр калдырды. 7 май көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат–йортының ял итү бүлмәсендә 9 май Җиңү бәйрәменә багышланган чара үтте.Тыл ветераннарын һәм интернатта яшәүче өлкәннәрне котларга Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов А. М. һәм Мөслим районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фатхуллина Г. Р. килделәр. Ветераннарга Россия Президенты В. В. Путин һәм Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды. Учреждение хезмәткәрләре көче белән Җиңү бәйрәменә багышланган концерт оештырылды. Мөслим интернат-йорты ветераннары һәм биредә яшәүче өлкәннәр бәйрәм чараларыннан канәгать калдылар , оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.