Мәҗит Хаҗип улы Салихов ветераннарны ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлады

2019 елның 14 мае, сишәмбе

2019 елның 9 маенда Мәҗит Хаҗип улы Салихов Балтач штб Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән ветераннарны, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен, тол хатыннарны һәм Балтач районы халкын котлады:

«Бүген без һәлак булган каһарман сугышчыларның якты истәлегенә баш иябез, арабызда яшәүче фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешенчә олылау һәм зурлау күрсәтәбез. Хөрмәтле ветераннар, батыр, хезмәт сөючән, зирәк булганыгыз, республикабыз тормышында актив катнашуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт! Озын гомерле булыгыз!

Безнең туган җиребез башка беркайчан да сугыш афәтен күрмәсен, хатыннар һәм әниләрнең, балаларның кайгы-хәсрәттән күңеле сызмасын! Ватанабыз, геройлар васыять иткәнчә, хөрлектә һәм тынычлыкта яшәсен!

Сезгә чын йөрәктән бәхет, игелек һәм иминлек телим! Бөек Җиңү бәйрәме мөбарәк булсын!»

Әлеге чара Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашында узды. Район башлыгы якташларының (хәзерге вакытта районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 10 кеше яши) батырлыгын һәм каһарманлыгын билгеләп үтте һәм ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, тол хатыннарны, геройлар гаиләләрен, район халкын Бөек бәйрәм белән котлады.

Тантаналы чара хәрби техника парады һәм төрле гаскәр вәкилләре парады, Үлемсез полк парады, Мәңгелек утка чәчәкләр салу һәм бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International