Балтач районының “Наз” үзәгендә тактик өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр башлану алдыннан җаваплы белгеч янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәрләр, эшләүче белгечләр белән инструктаж үткәрде һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте. Өйрәнүләр шартлаткыч җайланмасы куйдык дип шалтыратуга багышланган иде.